Версия сайта для слабовидящих
19.08.2023 10:19
38

Казаков Исхак Мустафиевич

Qtk11vHZhTQ

Казаков Исхак Мустафиевич (1876 – 1939) – политический деятель, педагог. С 1897 на педагогической работе, в 1900-1911, 1917-1918 заведующий русско-татарской школой в г. Тетюши. В 1918-19 член главной коллегии Центрального мусульманского комиссариата, в 1919-21 начальник издательского отдела Центральной мусульманской военной коллегии, председатель мусульманского бюро при Казанском губкоме РКП(б), в 1921-1923 заместитель председателя Президиума ЦИК и СНК ТАССР. С 1924 на педагогической работе. Необоснованно репрессирован и в 1939 году погиб в заключении; реабилитирован посмертно.

Казаков Исхак Мостафа улы (1876 – 1939) – сәясәт эшлеклесе, педагог. Педагогия хезмәтендә 1897 елдан алып, 1900-1911, 1917-1918 елларда Тәтеш шәһәрендә рус-татар мәктәбе мөдире була. 1918-19 елларда Үзәк мөселман комиссариатында баш коллегия әгъзасы, “Тәтеш хакыйкате” (хәзерге “Тәтеш таңнары”) гәҗите мөхәррире, 1919-21 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең нәшрият бүлеге башлыгы, РКП (б) Казан губернасы комитеты каршындагы мөселман бюросы рәисе, 1921-1923 елларда ТАССР Үзәк башкарма комитеты президиумы һәм Халык комиссарлары советы рәисе урынбасары булып эшли. 1924 елдан – укытучылык хезмәтендә. Бер гаепсезгә репрессияләнә һәм 1939 елда төрмә хастаханәсендә вафат була; үлеменнән соң аклана.