Версия сайта для слабовидящих
19.08.2023 10:24
26

Музаффаров Мансур Ахметович

nP2z69ydFVI

Музаффаров Мансур Ахметович (1902 – 1966) – один из основоположников татарской профессиональной музыки. Он родился 6 марта 1902 года в Казани в семье муллы. Свое начальное образование Мансур получает в медресе, в 1916 году поступает в учительскую школу. В 1923 году он был направлен в Московскую консерваторию для продолжения образования. Вернувшись в 1938 году в Казань работал в Театре оперы и балета, редактором радио, преподавателем, позже доцентом и завкафедрой композиции. К началу 30-х годов М. Музаффаров уже является автором увертюры и сюиты для симфонического оркестра. Творческое наследие М. Музаффарова огромно. В 1959 году был удостоен Госпремии ТАССР им. Г.Тукая. В 1964 году ему было присвоено почетное звание “Народный артист ТАССР”. Мансур Музаффаров умер 20 ноября 1966 года в Казани.


Мозаффаров Мансур Әхмәт улы (1902 – 1966) – композитор, татарның профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе. Ул 1902 елның 6 мартында Казанда мулла гаиләсендә туа. Мансур мәдрәсәдә башлангыч белем ала, 1916 елда укытучылар мәктәбенә, аннары Казандагы музыка училищесына укырга керә. 1923 елда белемен дәвам итү өчен Мәскәүдәге консерваториягә җибәрелә. Мозаффаров 1938 елда Казанга кайта, 1939 елдан опера һәм балет театрында, радиода, Казан консерваториясендә эшли. Мансур Мозаффаров 30нчы еллар башында симфоник оркестр өчен музыкаль әсәрләр һәм сюиталар авторы булып тора. Аның иҗаты зур танылу ала. 1959 елда ул Г. Тукай исемендәге ТАССР дәүләт премиясенә ия була. 1964 елда аңа “ТАССРның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелә. Мансур Мозаффаров 1966 елның 20 ноябрендә Казанда вафат була.